Буген, 2019 нчы елның 24нче декабрендә, Мортыштамак авылында истәлекле вакыйга булды.
Яшьләр урамы газ линиясенә тоташтырылды. Бу көнне Яшьләр урамында яшәүчеләр зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Мортыштамак авыл җирлеге һәм авылдашлар исеменнән район Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улына, Нуртдинов Ләис Хади улына, районның газ оешмасы хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.Райондашларыбызны чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәбез. Гаиләләргә иминлек, ил-көннәргә тынычлык, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм шатлык телибез.