24нче декабрь көнне Җәлил поселогында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең муниципаль туры үтте.
Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы конкурста катнашучыларны һәм оештыру комитетын сәламләде. Узган сезонда катнашучылар һәм җиңүчеләр белән таныштырды. Ул, Татарстан Республикасының 100 еллыгына бу кешеләр дә районның һәм, гомумән, республиканың социаль-икътисади үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга үз өлешләрен керттеләр, дип билгеләп үтте.
Чарада 6 конкурсант катнашты. Оештыру комитеты утырышы нәтиҗәләре буенча сайлап алу турына йомгак ясалды.
Түбәндәге катнашучылар үз кандидатураларын лаеклы якладылар:
«Хатын-кыз - ана» номинациясендә - Шәймухаметова Лилия Тәлгать кызы, Җәлил мәдәният сарае җитәкчесе урынбасары;
«Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият» номинациясендә - Леонтьева Инна Игорь кызы, Җәлил мәдәният сарае методисты;
«Хатын-кыз - лидер» номинациясендә безнең районны 1 нче номерлы «Каенкай " балалар бакчасы мөдире Гарипова Зөлфия Ринат кызы тәкъдим итәчәк;
«Ир-ат - лидер» номинациясендә безнең районны «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рафик Әгъзәм улы тәкъдим итәчәк;
«Изге йөрәкле ир-ат» номинациясендә бокс буенча тренер Нуриев Ильяс Габделхәй улы һәм шәхси эшмәкәр Гамиров Илдар җиңү яуладылар.
Конкурсантларны без җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» конкурсның зона этабында безнең районны югары дәрәҗәдә тәкъдим итүләрен телибез.
Бәйгене оештыру комитеты, «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгына Кәримов Рафик Әгъзәм улына, конкурсантларга истәлекле бүләкләр биргәне өчен рәхмәт белдерә.