Туган җирдә бәхет, офык киң, кешеләре гүзәл гөлгә тиң

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

"Туган җирдә бәхет, офык киң, кешеләре гүзәл гөлгә тиң" дигән исем астында Зур Нөркәй мәдәният йортында юбилярлар белән очрашу кичәсе үтте. Кичәгә авылыбызның үтеп баручы 2019 нчы елгы 55-90 яшьлек юбилярлары чакырылды. Әлеге кичәбезне  капиталь ремонттан соң мәдәният йортына күркәм, матур эшләр, уңышлар теләп Габдулла хәзрәт дога белән башлап җибәрде, авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин юбилярларыбызны котлады.  90 яшен тутыручы Мәдинә апа һәм 85 яшен тутыручы Галия апаларның, үзләре килә алмау сәбәпле, видеоязмалары күрсәтелде. Аннан соң юбилярларыбыз берәм-берәм сәхнәгә күтәрелде. Алар турында җылы, матур сүзләр әйтелде, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре котлады. Юбилярларыбызга багышлап матур җырлар, биюләр башкарылды. Соңыннан күмәк биюләр һәм чәй табыны оештырылды. Хөрмәтле авылдашларыбыз! Сезне тагын бер тапкыр гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы,  бәхет-куанычлар гына теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International