Яңа ел бәйрәмнәрен Җәлил икенче урта мәктәбе укучылары һәрвакыттагыча күңелле каршы алды. Яңа елны әзерләүдә барлык балалар да катнашты. Сыйныф бүлмәләре, коридорлар газеталар, рәсемнәр, Яңа ел мишурасы белән матур итеп бизәлгән иде.
25 нче декабрь көнне безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде. Традиция буенча ШУС активистлары балаларга Яңа ел әкияте күрсәттеләр. Балалар җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәмдә биюләр, сюрпризлар һәм бүләкләр күп булды.
26 декабрь көнне өлкән сыйныф укучылары өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде, ул күңелле конкурслар, мәзәкләр белән үтте. Һәр сыйныф концерт номеры әзерләгән иде: бию, җыр, сәхнә.
Ә алда яңа ел каникуллары... иң матур көннәр дә. Якынлашып килүче Яңа Ел белән, Кадерле дуслар!