Сарманда Яңа ел чыршысы ачылды

2019 елның 27 декабре, җомга

Бүген Сарманда төп Яңа ел чыршысы ачылды. Бәйрәм Кыш бабайлар һәм Кар кызлары (МР ОМС һәм МР оешмалары-учреждениеләре вәкилләре), 100 яңа ел (Сарман урта мәктәбе укучылары) һәм 2020 нче елның 100 битлек - символы (Сарман гимназиясе укучылары) парады белән башланып китте. Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән күңелле театральләштерелгән тамаша тантананың бизәге булды. Район халкын муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады.

Яңа ел чыршысын ачу ТАССР оешуның 100 еллыгы кысаларында узды һәм шулай ук Сарман муниципаль районында ТАССРның 100 еллыгы елы ачылуга багышланган иде.

Әзерлек этабында район үзәгенең яңа ел бизәге буенча зур эш башкарылды. Сарман авылының үзәк урамында 100 Кар бабай сыннары ясауда барлык оешмаларның да катнашуы бу елның үзенчәлекләреннән берсе булды. Һәр Кар бабайның үз үзенчәлеге бар. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан оешмалар һәм учреждениеләрнең үз кар бабайларына түбәтәйләр, татар халык орнаменты элементлары белән милли костюмнар киюе символик мәгънәгә ия.

Бәйрәмдә районның Яңа ел бәйрәмендә актив катнашкан оешма-учреждениеләре, аерым йорт хуҗалыклары билгеләп үтелде.

Сибгатуллин Илнур фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International