26 нчы декабрь көнне район мәдәният йортында Театр елы уңаеннан оештырылган «Тормыш көзгесе» районкүләм театр фестивален йомгаклау туры булып узды. Фестивальдә катнашучыларны муниципаль район башлыгы урынбасары Гараева Г.Р., профсоюз комитеты председателе Мадьярова Г.Н. котладылар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.