Җәлил поселыгында Чыршы ачу тантанасы

2019 елның 27 декабре, җомга

2019 нчы елның 25 нче декабрендә Җәлил поселыгында Мәдәният сарае мәйданында Яңа ел чыршысы ачылу тантанасы узды. Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г. Р., «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А. һәм «Җәлилнефть» НГДУ профком рәисе Филимонов В. Н., предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Шулай ук Җәлил шәһәр тибындагы поселыгын яңа ел бәйрәменә бизәүдә актив катнашканнары өчен оешма җитәкчеләре һәм коллективларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International