26 нчы декабрь көнне Җәлил гимназиясендә 5-7 нче сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме узды. Балалар биюләрдә, күңелле конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Барысы да көтеп алынган кунакларны, Кыш бабай белән Кар кызын, зур шатлык белән каршы алдылар. Барыгызны да Яңа ел белән!