27 декабрьда кичке якта Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Яңа ел кичәсе үтте. Мәктәпнең укыту эшләре буенча урынбасары укучыларны һәм килгән кунакларны якынлашып килүче яңа ел белән тәбрикләде, алдынгы укучыларны һәм олимпиадада җиңүче балаларны, конкурсларда актив катнашкан укучыларны билгеләп үтте, соңыннан аларга Мактау грамоталары тапшырылды.
Бәйрәм бик матур үтте. Кыш бабай белән Кар кызының бәйрәмгә килүе әкияти тылсым бирде. Һәркем үзенең һөнәрен күрсәтеп калырга ашыкты: укучылар аеры һәм күмәк номерлар башкардылар, кызыклы скетчлар күрсәттеләр. Уеннар белән аралаштырып барылгач, вакыт үткәне сизелми дә калды. Кичә ахырында лотерея уйнатылды. Бәйрәмнән һәркем канәгать калды.