27 декабрь көнне Үзәк ял паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булып узды. Бәйрәм Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады белән башланып китте. Район башлыгы Хөснуллин Ф.М. райондашларны якынлашып килүче Яңа – 2020 ел белән котлады һәм оешма территорияләрен оригиналь бизәүдә, кар сыннары ясауда, районыбызны бизәүдә зур өлеш керткән оешма җитәкчеләре һәм директорларына, шәхси эшмәкәрләргә, гаиләләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.