26 декабрьдә шәһәр тибындагы Җәлил поселогының үрнәк гаиләсе-Бургановлар Әнәс Миргалим улы һәм Алсу Мәрвәр кызы «Алтын туй» бәйрәмен билгеләп үттеләр. Аларны «Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. Ә., Җәлил поселогы Советының оештыру бүлеге начальнигы Гарифуллина Г. И., «Җәлилнефть» НГДУсының профком рәисе Филимонов В. Н., НГДУ ветераннар советы рәисе Харисов Р.А., 6 нчы «Теремок» балалар бакчасы мөдире Гильманова Ф. А. һәм Талибуллина Д. Х. котладылар. Бургановлар гаиләсенә Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф. М. һәм «Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.