Юлтимердә яшәүче Фәхриҗиһан апага 90 яшь тулды

2020 елның 1 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Юлтимер авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Фатыйхова Фәхриҗиһан Фатыйх кызына 90 яшь тулды.

Фәхриҗиһан апа шушы авылда туып үскән, гомер буе күмәк хуҗалыкта тырыш хезмәт куйган, төрле эшләр башкарган. Ялгыз канат калып, бер ул  тәрбияләп үстергән.

Фәхриҗиһан апаны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга иң изге теләкләрен Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов һәм авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәллия Фарлукшина да җиткерделәр.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International