Сарман авылында яшәүче Шәйхлисламова Вәзирә Шәйхлислам кызына бүген 90 яшь тулды.
Вәзирә апаны гомер бәйрәме белән район Совет Аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга иң изге теләкләрен ветераннар советы җитәкчесе Нәҗип Миннеголов да җиткерделәр.