Бүген Сарманда ТАССР төзелүгә 100 ел, Сарман районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан матур бәйрәм үткәрелде

2020 елның 5 гыйнвары, якшәмбе

Бүген, 5 гыйнвар көнне, “Дулкын” спорт-сәламәтләндерү комплексы янәшәсендәге чыршы тирәсендә ТАССР төзелүгә 100 ел, Сарман районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан матур бәйрәм үткәрелде. 2020 елда истәлекле даталар уңаеннан үткәрелә торган чараларның иң беренчеләре булды ул. Моның сәбәбе дә җитди. Сарманга керү уңаенда урнашкан, район үзәгенең иң өлкән урамнарының берсе саналган Төзүчеләр урамына багышланган һәм ТАССР заманында гөрләп эшләгән төзелеш оешмасында фидакарь хезмәт куйган кешеләрне  искә алу максатыннан уздырылды бу бәйрәм. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узасы килә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган “Безнең ишегалды” программасы да нәкъ менә 2020 елдан эшли башлый. Һәм киләсе 5 ел дәвамында Татарстаныбыздагы күп фатирлы йортларның ишегаллары яңартылачак. Әлбәттә, бу эшләр безнең районыбызда да башкарылачак. Шул исәптән Төзүчеләр урамындагы йортларның ишегалды да матурландырылып, халык өчен уңайлы шартлар тудырылачак.

Иң элек чарада катнашучыларны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова сәламләде, яңа 2020 ел белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Сарман төзелеш оешмасында эшләгән хезмәткәрләрне искә алып, аларга чиксез рәхмәт сүзләрен әйтте. Әйе, нәкъ шул оешмада эшләгән хезмәткәрләр – җитәкчеләр, мастерлар, төзүчеләр, ташчылар, столярлар, токарьлар, штукатур-малярлар, шоферлар һәм башка эшчеләр Сарманыбыздагы бик күп биналарның сафка басуына, йортлар төзелүенә зур өлеш керткәннәр. Һәм шул оешма эшчеләре төзегән йортларда бүгенге көндә дә яшәп, матур гомер кичерүче гаиләләр ул кешеләргә чиксез рәхмәтле. Алар бүгенге бәйрәмгә фидакарь хезмәт куйган шул кешеләргә җылы рәхмәт сүзләрен җиткерергә килгән иделәр. 20нче гасырның урталарындагы яшь, җитез төзүчеләр бүгенге көндә өлкән яшьтәге, зур хөрмәткә лаек шәхесләр. Аларның кайберләре, бүген бәйрәмгә килеп, үзләренең якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Бакыйлыкка күчкән җитәкчеләрне, хезмәттәшләрен исләренә төшереп, моңсуланып та алдылар. Чарада катнашкан хәзрәт төзелеш оешмасында эшләгән, бүгенге көндә безнең арабызда булмаган һәркемне искә алып, рухларына дога кылды, исән булганнарга бәрәкәтле гомер теләде. Китапханәче кыз Алсу Нариманова Төзүчеләр урамында яшәүче якташыбыз Айсылу Кәлимуллинаның йөрәк түреннән чыккан иң матур, иң җылы хисләр  белән сугарылган, төзүчеләргә һәм күп еллар аларның җитәкчесе булып эшләгән Рәис Абдулла улы Миннебаевка багышлап язылган шигырен укыды.

Бар иде бит заманалар, бар иде бит кешеләр –

Һәркемнең гозерен үтәп, эше белән көчлеләр.

Алар мактау көтмәделәр, өстә булмады баш та,

Түбән карап, биек йортлар төзетте алар таштан.

Төзүчеләр урамында үсте безнең балалар,

Ул чактагы рәхәтлекне әле дә искә алалар, - дип язган ул.

Әйе, яхшы гамәлләр шулай күңелгә уелып кала да, беркайчан да чыкмый икән ул. Бары тик бетмәс-төкәнмәс рәхмәт хисе генә ташый да ташый игелекле эшләр кылган шәхесләргә. Әнә бит, җирле шагыйребез Әшрафулла Зарипов та Рәис ага Миннебаевка карата нинди сүзләр иҗат иткән:

Заманында бик күп төзелешләр –

Синең хезмәтеңнең җимеше.

Бу чорларда ныклы коллективың

Бик зур уңышларга иреште.

Чыннан да, Сарман төзелеш оешмасында эшләгән кешеләрне санап китсәң...алар бит бихисап. Заманында гаиләләре белән бергә эшләгән шәхесләр бар. Чын төзүчеләр династиясе. Аталы-уллы Рәис һәм Айрат Миннебаевлар, Илгиз һәм Илшат Нуриәхмәтовлар, Альмир Юнысов гаиләсе, Әзһәм һәм Илтөзәр Исламовлар, Юныс һәм Хайдар Гайфуллиннар, Әхнәф Гатауллин гаиләсе. Үзләренең эшен алар шул тикле үз иткәннәр ки, хәтта, Әзһәм ага Исламов үзенең улына да илне төзүче (Илтөзәр) дип исем кушкан.

Вакыт үтә, заманалар үзгәрә. Ә кылган изге гамәлләр кала. Сарман төзелеш оешмасы хезмәткәрләре торгызган йортлар бүгенге көндә тагын да матурланды. Районыбыз Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен тырыш хезмәт куя. Аның башлангычы белән элек салынган йортлар җылытыла, матур итеп тышлана, яңа биналар сафка бастырыла. Төзүчеләр урамындагы йортлар да Сарманда иң беренчеләрдән булып яңартылды. Җылытылган, заманча итеп тышланган бу йортлар туган авылыбызга килеп кергәндә елмаеп сәламли кебек. Шундый көчле рухлы, туган җире, халкы өчен тырышучы җитәкчеләр, төрле оешмаларда фидакарь хезмәт куючы хезмәткәрләр булганда Сарманыбызның киләчәге якты, матур булачак.   

Ә бүгенге чарага килгәндә, бәйрәм бик матур, эчтәлекле узды. Ул биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Китапханәнең әкият геройлары да чарага матур төсмерләр керттеләр. Алар балалар өчен кызыклы уеннар оештырдылар. Дин әһелләре, искиткеч тәмле пылау, кайнар чәй әзерләп, бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрделәр.

Чарада катнашкан балаларга, Төзүчеләр урамында озак еллар гомер иткән якташларга, төзелеш оешмасында эшләгән һәм бүгенге бәйрәмгә үзләренең якты истәлекләре белән уртаклашырга килгән райондашларыбызга чараны оештырган Индира Рәис кызы Сәхипова һәм аның гаиләсенең шәхси бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International