Шыгай авылында яшәүче Гәрәев Нурислам Солтан улына бүген 90 яшь тулды

2020 елның 5 гыйнвары, якшәмбе

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.

Ул ветеранга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хузина, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәллия Фарлукшина, балалары изге теләкләрен җиткерделәр.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International