30 нчы, 31 нче декабрь көнне район мәдәният йортында «Могҗизалы Яңа ел!» дип исемләнгән театральләштерелгән концерт-тамаша булып узды. Бәйрәм кичәләре муниципаль район башлыгы урынбасары Гараева Г.Р., муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А.Ф. котлаулары белән башланып китте. Бәйрәмдә матур җырлар, биюләр башкарылды. Кыш бабай белән Кар кызы да бәйрәмгә килгәннәр иде, Сарман халкын бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен юлладылар.