2020 нче елның 7 нче гыйнварында Җәлил бистәсендә Мөхәммәтсадыкова Гөлмәрьям Миһаҗетдин кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге матур вакыйга белән аны котларга Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев һәм Җәлил бистәсе муниципаль берәмлеге башлыгы Рәфыйк Кәримов килгән иде. Кунаклар тантана сәбәпчесенә Сарман муниципаль районы башлыгы һәм Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар, шулай ук РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын тапшырдылар. Гөлмәрьям Минһаҗетдин кызы адресына барлык катнашучылардан да ихлас һәм җылы сүзләр яңгырады.