Шәһәр тибындагы Җәлил поселогында яшәүче Саубанова Разия Сөләйман кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

2020 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

8 гыйнварда шәһәр тибындагы Җәлил поселогында яшәүче Саубанова Разия Сөләйман кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу истәлекле көнне юбилярны котларга Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Гайфетдинов Айрат Рифкат улы һәм Җәлил поселогы башлыгы Кәримов Рафикъ Әзһәм улы килделәр.

Юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Разия Сөләйман кызы күрсәтелгән игътибарга бик сөенде һәм котлау сүзләре өчен барысына да рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International