5 нче гыйнварда Сарман муниципаль районы авыл җирлекләре арасында волейбол буенча финал уеннары булып узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Мортыштамак авыл җирлеге командасы-1, Иске Әлмәт авыл җирлеге командасы - 2, Александровка авыл җирлеге командасы 3 нче урынны яулады. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин спонсор Маис Гайнетдинов белән бергә җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, мактау грамоталары, шулай ук иң яхшы, иң яшь һәм өлкән уенчыларга бүләкләр тапшырдылар.
Альбина Сабирова фотолары.