Яхшыбай авыл клубында Яңа елны бәйрәм иттеләр. Бәйрәмне клуб мөдире Әлфия Сираева оештырды. Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов һәм ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова авыл халкын бәйрәм белән һәм юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән котладылар. Кызыклы скетчлар күрсәтелде, матур җырлар, биюләр башкарылды. Балалар һәм өлкәннәр Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, ул аларга бүләкләр таратты. Лотерея оештырылды, «Ак Барс» фермер хуҗалыгы һәм авылдашлар бүләкләр куйдылар. Барысы да рәхәтләнеп күңел ачтылар, дискотека һәм чәй эчү оештырылды.