Җәлил поселогында яшәүче хезмәт ветераны Абдрахманов Җәүдәт Габдрахман улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Җәлил поселогында яшәүче хезмәт ветераны Габдрахманов Җәүдәт Габдрахман улы 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Җәүдәт Габдрахман улы 1930 елның 9 гыйнварында Сарман районы Яңа Минзәләбаш авылында туа. 30 ел Җәлил УТТсында эшләгән һәм картлык буенча пенсиягә чыккан. Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне һәм «Җәлилнефть» НГДУсының атказанган нефтьчесе. Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан юбилей һәм истәлекле билгеләр белән бүләкләнгән. Хатыны Земфира Гобәйдулла кызы белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, оныклары Һәм оныкчыклары үзләренең уңышлары белән куандыралар.

Туган көне белән аны Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Ф.А.Вәлиев, Сарман муниципаль районының "Җәлил ш.т.п." муниципаль берәмлеге Башлыгы Р.А.Кәримов, Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Г.И.Хуҗина, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Л.М.Гыйльметдинова, «Татспецтранспорт» ИК» ҖЧҖ Җәлил УТТ профкомы рәисе И.К.Ибәтуллин һәм «Татспецтранспорт» ИК» «ҖЧҖ Җәлил УТТ ветераннар советы рәисе А. Г.Хәйруллина котладылар.

Җәүдәт Габдрахманович улына Кремльдән РФ Президенты Владимир Путин исеменнән хат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International