Бүген Сарманда ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган ачык район турниры узды.
Турнирда 8 волейбол командасы катнашты. Киеренке көрәштә беренче урынны Сарманның "Сарман-1" командасы, икенче урынны Әлмәт шәһәренең "Система - Сервис" командасы, өченче урынны "Селфи" командасы (Әлмәт шәһәре) алды.
Шулай ук җиңүчеләр командалары арасында иң яхшы уенчылар билгеләнде, алар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Илнур Сибгатуллин фотолары