Мөслимдә "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона туры үтте

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Мөслимдә "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона туры үтте. Бәйгедә Актаныш, Минзәлә, Сарман, Тукай һәм Мөслим районнары мәктәпләре чыгыш ясады.
Командалар “Визит карточкасы”н тәкъдим иттеләр. Сыйныф проектын якладылар. Сыйныфларның эшчәнлеге белән махсус күргәзмәдә дә танышырга мөмкин иде. Бәйгедә Җәлил гимназиясенең 8 нче б сыйныфы һәм әти-әниләр комитеты (класс җитәкчесе Шакирова Э.Ф.) "Халыклар дуслыгы" номинациясендә җиңүчеләр булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International