Бүген утырышлар залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барган атналык киңәшмә узды.
Беренче көн тәртибе буенча район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады. Ул авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарын үткәрү тәртибе һәм ТАССРның 100 еллыгын үткәрү буенча чаралар планнары турында сөйләде.
Палата рәисе Айдар Нариманов милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында сөйләде.
«Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча 2019 елдагы эшчәнлек йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында» гы мәсьәлә буенча сүз бүлек башлыгы - баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Сәлаховка бирелде.