ТАССРның төзелүнең 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары музейда экскурсиядә булдылар. Элеге чараның максаты балаларны Бөек Ватан сугышына багышланган экспозиция, район тарихы белән таныштыру. Музей экспонатлары балаларда зур кызыксыну, патриотик хисләр уятты.