Яхшылык һәм шәфкатьлелек... Соңгы вакытта без бу сүзләргә ешрак мөрәҗәгать итә башладык. Әйтерсең лә, бүген бездә кеше җылысы һәм якыннарыбыз турында кайгырту иң кискен дефицитка әверелде. Шуңа күрә безнең мәктәпнең эше нәкъ менә яхшылык, сабырлык, гражданлык патриотизмы формалашуга юнәлтелгән. Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары ТАССРның 100 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында «Йөз игелекле эш» акциясендә катнаштылар. 6 нчы сыйныф тимурчылары безнең мәктәп ветераны Әбделминова Люция янында булдылар. Балалар аңа ишегалдын кардан чистартырга булыштылар.Тимурчылык эше кирәк, чөнки өлкән яшьтәге кешеләргә кайвакыт ярдәм генә түгел, игътибар да кирәк.