Бүген Мортыштамак авылы Мор буасында Татарстанның көньяк-көнчыгышы Кубогына картинг буенча кышкы ярышлар этабы узды.
Ярышларны ачып, район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларны, барлык катнашучыларны сәламләде, уңышлар һәм күңелле ял теләде.
Экстремаль ярышны күзәтергә теләүчеләр күп иде. Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Урыссу, Баулы, Азнакай, Лениногорск, Сарман, Октябрьский районыннан һәм шәһәрләреннән барлыгы 83 пилот катнашты. Алар 8 класс төре буенча җитезлектә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә командалар арасында беренче урынны Урыссу командасы алды. Сарманның "Ялкын" командасы икенче булды. Өченче урында - Баулы командасы. Шәхси беренчелек буенча Махмутов Алмаз, Вагизов Ислам уз классларында - икенче, Солтанов Әмир өченче булдылар.
Илнур Сибгатуллин фотолары