Кышкы каникул алдыннан икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә районның 90, ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Авыл ишегалды” конкурсы үткәреләчәге турында хәбәр ителде. Бер ай балалар әти-әниләр белән берлектә иҗатта кайнадылар: макетның планын, эскизын уйладылар, җиң сызганып эшкә тотындылар. Бөек грек философы Сократның мондый гыйбарәсе бар: “Һәр балада кояш бар. Аңа яктыртырга гына мөмкинлек бирегез”. Укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда, белемнәрен камилләштерүдә конкурсларның, әдәби бәйге, фестивальләр, олимпиадаларның роле зур. Алар балаларга уңыш ситауциясе тудыра, үсешкә мөмкинлек бирә.
1 ай дәвамында дәвам иткән конкурска барлыгы 37 эш кабул ителде. Һәр макет үзенчә матур, уңышлы, креатив иде. Шуңа да жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү бик җиңел булмады. Ләкин конкурсның шартлары, алдан билгеләнгән нигезләмәләре бар шул. 1нче урын бертавыштан Полина һәм Данил Романовлар макетына бирелде. Мәктәп директоры А.И.Ильдаров аларга конкурсның төп бүләген – кәрәзле телефонны тапшырды. 2 нче урын - 4в сыйныфы укучысы Мөхәммәтшин Мирасланда. Ул “Мандаринчик” кибетенең сертификатына ия булды. 3 нче урынга Фаиз һәм Фәүзия Гисматовлар эше лаек дип табылды. Алар фотосессиягә сертификат белән бүләкләнделәр. Номинация җиңүчеләре, конкурста катнашучыларның барысына да катнашучы сертификаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Баланың иҗатка тартылганын күреп алу, аны үстерү, аңа теләктәшлек итү – мәктәпнең, гаиләнең уртак бурычы. Уңышлы булуның нигезе бүген, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, сәнгать учакларында, көндәлек эшчәнлектә салына.