Җәлил поселогында яшәүче Ибраһимов Әнәс Исмәгыйль улының 90 яшьлек юбилее

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Җәлил поселогында яшәүче Ибраһимов Әнәс Исмәгыйль улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әнәс Исмәгыйль улы 1930 елның 4 февралендә Яңа Кәшер авылында туа, урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Үз авылында «Радио» колхозында төрле эшче булып эшли. 1950 елда аны армиягә алалар, ул Германиядә өч елдан артык хезмәт иткән. Армиядән соң тормышын нефть тармагы белән бәйләгән, анда 30 елдан артык «Әлкинефть» НПУДА һәм Җәлил УТТсында эшләгән. Әнәс Исмәгыйль улы 1961 елда Флера Ибелиамин кызына өйләнә, гаиләсе белән 1974 елда Җәлил поселогына күчеп килә. Биредә алар ике матур бала үстергәннәр, оныклары Һәм оныкчыклары уңышлары белән куандыралар. Әнәс Исмәгыйль улы - хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне. Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан юбилей һәм истәлекле билгеләр белән бүләкләнгән.

Әнәс Исмәгыйль улын туган көне белән котладылар: Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Мөхәммәтгәрәев, шәһәр тибындагы Җәлил поселогы башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Галлямов, «Татспецтранспорт» ИК» ҖЧҖ Җәлил УТТ профкомы рәисе И.К. Ибәтуллин, шулай ук алар аңа РФ Президенты В.В. Путинның Кремльдән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International