"Юл кагыйдәләрен белүчеләр" квест-уены

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Балалар травматизмы проблемасы үзенең актуальлеген саклый. Алар җәяүлеләр өчен билгеләнмәгән урында юл аша чыгалар, куаклар, басып торучы һәм хәрәкәт итүче транспорт чаралары артыннар юлга чыгалар, светофорның кызыл сигналына йөгерәләр һәм хәтта машиналар йөргән юлда яки аның янында уйныйлар. Без тагын бер кат тәрбияләнүчеләрнең игътибарын шуңа юнәлттек.

Безнең балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча чаралар төрле формаларда уза. 4 февраль көнне 1 нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияче Костина Наталья Николаевна өлкән төркем балалары белән "юл кагыйдәләрен белүчеләр"дип исемләнгән квест-уен үткәрде. Балалар таныш булмаган биремнәр үтәделәр, биремнәрне үтәү өчен кирәкле ачкычлар эзләделәр; уен барышында балалар җәяүленең кем икәнлеге һәм ул ничек юлда үзен ничек тотарга тиешлеге, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында белемнәрен ныгыттылар; самокатта шуа белүдә ярыштылар. Балалар уенда үзләренең талантларын һәм белемнәрен күрсәттеләр, алынган мәгълүматны анализлый белүләрен күрсәттеләр, зирәклекләрен күрсәттеләр. Квестта катнашучыларның барысы да бик күп уңай тәэсирләр алды.

Квест-ул уен, ә уен эшчәнлеге безнең балалар бакчасында иң мөһимнәрнең берсе. Яңа буын ФГОС белем бирү процессында эшчәнлек тибындагы технологияләрне куллануны таләп итә. Тормыш заманча балаларның яңа мәгълүматны мөстәкыйль чыгару һәм системалаштыру процессында белемнәрен яхшырак үзләштерүен күрсәтә. Квестларны куллану җәмгыять таләбенә җавап бирә торган шәхес сыйфатларын тәрбияләү һәм үстерүгә, балаларның сәләтен ачуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International