Гамбәрия Шәймөхәммәт кызы 1925 елның 5 февралендә Карамалы авылында туа, шунда ук 8 сыйныф тәмамлый. 16 яшеннән "Корыч Кул" колхозында тракторчы булып эшли, аннан пенсиягә чыга. Гамбәрия Шәймөхәммәт кызы 1952 елда Галимҗан Миңнехуҗин улына кияүгә чыга. Гаиләсе белән 1983 елда алар Җәлил поселогына күчеп киләләр. Биш кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары Һәм оныкчыклары аның уңышлары белән куандыралар. Гамбәрия Шәймөхәммәт кызы -хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне. Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан юбилей һәм истәлекле билгеләр белән бүләкләнгән.
Гамбәрия Шәймөхәммәт кызын туган көне белән Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, шәһәр тибындагы Җәлил поселогы башлыгы Кәримов Рәфыйк Әзһәм улы котладылар.
Гамбәрия Шәймөхәммәт кызына РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ул шундый игътибар өчен рәхмәт белдерде.