27 нче гыйнварда «Җиңү хаты» халыкара акциясе старт алды, Җәлил гимназиясе дә анда катнашты. Укучылар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы белән бәйле вакыйгаларда катнашкан үз гаилә әгъзаларына хатлар яздылар. Шулай ук хатта Бөек Җиңү мирасын саклау эшенә үзләренең шәхси өлешләрен дә чагылдырдылар.