Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбендә шагыйрә Вәсимә Хәйруллина иҗатына багышланган презентация булды

2020 елның 8 феврале, шимбә

7 февраль көнне Карашай-Саклау гомуми белем бирү мәктәбендә Чураш авылында яшәп иҗат итүче Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Россиянең атказанган укытучысы Хайруллина Вәсимә апаның иҗатына багышланган иҗат кичәсе үткәрелде. Кичәне Чураш мәдәният йорты директоры Сафина Р.Ф. һәм Чураш авыллы китапханәчесе Фахриева Гөлнур  әзерләде. Мәктәпкә Сарман районы мәктәпләренең хим- биологлары җыелган иде .Кичә Вәсимә апаның яңа табадан төшкән 17 нче - « Шәп бабай, тәти әби» дигән китабын тәкъдир итүгә багышланган иде. 2,3,5,6 сыйныф укучылары бу китаптан бик матур шигырьләр ятлаганнар. Вәсимә апа шигырьләренә якташыбыз- үзешчән композитор Гөлнара Якупова тарафыннан язылган җырларны башкардылар. Аннары шагыйрәнең үзенә сүз бирелде. Ул китапның басылу тарихы турында сөйләде. Вәсимә апага күп сораулар бирелде. Укучылар Вәсимә апа тарафыннан бирелгән-табигатьне саклауга караган табышмакларга җавап бирделәр.Соңыннан һәр укучыга яңа шигырьләр җыентыгы бүләк ителде. Бу китапка 352 шигырь кергән. Кичә кунакларга да, укучыларга да, Вәсимә апага да бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International