МБГБУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә  “Гаилә тарихы – халык тарихы” шәҗәрәләр конкурсы үткәрелде.

2020 елның 8 феврале, шимбә

Ата-бабаларыбызның туган җирендә яшәвенә, нәселне дәвам иттерүче булуына халык шәҗәрә аркылы инанган. “Җиде бабаңны белү фарыз”,  “Олыларны олылау , туган –тумачаңны, нәсел- нәсәбеңне белү фарыз ”,- дигәннәр бабаларыбыз. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең, нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый. Шуңа күрә нәсел шәҗәрәсен өйрәнү һәм терки бару, туган җиреңнең, халкыңның тарихын белү зарури.

7 нче февраль көнне  МБГБУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә  “Гаилә тарихы – халык тарихы” шәҗәрәләр конкурсы үткәрелде. Балалар үзләренең нәсел агачының үсү тарихы турында  чыгышлар ясадылар. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, - дип әйткән бит күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗәни дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International