Һөнәри ориентация очрашулары

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

9 сыйныф укучыларының мәшәкатьләре шактый күп. Аларны төп дәүләт имтиханнарыннан тыш һөнәр сайлау мәсьәләсе дә борчый. Бу мәсьәләдә булышучы булып һөнәри ориентация очрашулары да торалар. 7 февральдә шундый очрашуларның берсе Сарман аграр көллиятендә узды. Анда Күтәмәле мәктәбенең 9 сыйныф укучылары да катнаштылар (сыйныф җитәкчеләре - Ибәтуллина С.Н.). Алар машина-трактор паркына бардылар, тулай торак белән таныштылар, концерт карадылар. Очрашудан барысы да канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International