Илексазда "Дәшми-тыңлап сөйләшәбез” республика акциясе үтте

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

15  февраль – яраткан шагыйребез М.Җәлилнең туган көне.Шуңа күрә якын көннәрдә аны барлык җирләрдә дә искә алу кичәләре үткәрәләр. Бу чарадан безнең Илексаз мәктәбе дә читтә калмады.  

11 февральдә  "Дәшми-тыңлап сөйләшәбез” республика акциясе кысаларында  Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә ” Татар халкының каһарманы - М.Җәлил” тематикасы астында класс сәгате узды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салихова Р.Р.  үткәрде. 8 нче сыйныф укучылары “М.Җәлил – батырлык җырчысы”  исемле стена газетасын тәкъдир итү белән катнашты.Укучылар  Советлар Союзы Герое М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында күп мәгълүмат алдылар, соңыннан белемнәрен сынап карадылар.

      Герой – шагыйрь Муса Җәлилне искә алу чаралары файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International