Мәдәният яңалыклары

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

11 февраль көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе үтте. Семинарда Сарман районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Госманов Р.Р., район мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыпова Г.Г., “Үзәкләштерелгән клублар берләшмәсе” (Район мәдәният йорты) директоры Галиева Г.А., “Киноучреждение” директоры Шәрәфетдинов Р.М., район мәдәният йорты өлкән методисты Галәветдинова А.М., район мәдәният йорты методисты Каримова Э.Ф., хуҗалык-эксплуатация хезмәте мөдире Вагизова Г.Н. чыгыш ясадылар. Семинарда үткән эшләргә йомгак ясалды, алда торган бурычлар әйтелде, мәдәният хезмәткәрләренең сорауларына җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International