Бүген Сарман 2 нче санлы «Лилия» балалар бакчасында Сарман районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм тәрбиячеләре арасында «Яшел ут» республика смотр-конкурсының муниципаль этабы узды.
Педагогның эш тәҗрибәсе тәкъдим ителгән беренче турдан соң, конкурс өчен Сарман һәм Җәлил бакчаларыннан алты тәрбияче сайлап алынды. Алар балалар белән юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү һәм балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча белем бирү эшчәнлеге алып бардылар, юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан сорауларына җавап бирделәр. Тәрбиячеләр арасында җиңүне 1 нче санлы «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Костина Наталья Николаевна яулады.
Конкурс материалларын бәяләгәннән соң балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча иң яхшы белем бирү учреждениесе итеп 6 нчы санлы «Теремкәй» балалар бакчасы танылды.
Җиңүчеләрнең материаллары «Яшел ут » республика смотр-конкурсының республика этабына җибәрелә.