Сарманда профсоюз активы конференциясе узды

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Бүген Сарман муниципаль районында РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Гомумроссия активы конференциясе булып узды.

Анда Башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Юлия Исмәгыйлева, районның башлангыч профсоюз оешмалары, учреждениеләре рәисләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Конференцияне район профсоюзының республика комитетының ышанычлы вәкиле Рәмзия Сәлимҗанова алып барды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International