12 нче февраль көнне мәктәбебездә “Традицияләрне саклап, киләчәкне саклыйбыз” темасына чираттагы парламент дәресе үткәрелде. Аның быелгысы ике зур вакыйгага – ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Дәрестә зур кунаклар катнашты: Г.Н.Глушков, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты, район Башкарма комитеты рәисе Ә.Ф. Мөхәммәтгәрәев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ә.З.Сабиров, Җәлил бистәсе башлыгы Р.Ә.Кәримов, мәктәп директоры А.И.Илдаров. Дәрес барышында республикабызның үткәне, бүгенгесе турында сүз барды, кунаклар укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.