12 февраль көнне Иске Әлмәт авыл мәдәният йортында КВН командалары арасында районкүләм конкурсның чираттагы зона туры булып узды. Әлеге конкурс ТАССРның 100 еллыгы, Сарман районы оешуга – 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды. Конкурста Янурыс, Рангазар, Кәүҗияк, Иске Әлмәт авыл җирлекләренең, Яңа Әхмәт авыл мәдәният йортының КВН командалары катнашты.