2020 елда Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында Халыкара туган тел көнен үткәрү чаралары планы кысаларында Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган «Бер минутлык тынлык белән сөйләшәбез» республика акциясе)

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

«ТАССРның 100 еллыгы-100 яхшы эш» хәйрия акциясе кысаларында һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында, шулай ук туган телне өйрәнү кысаларында Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныф сәгатьләре узды. Мәктәп китапханәсендә Муса Җәлилнең китаплары күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук мәктәп укучылары арасында "үлем минем көрәш җыры белән яңгыраячак"дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Барлык укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International