Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә, 12 февральдә, Бөгелмә шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабы үтте. 

Безнең бистәне 6 катнашучы тәкъдим итте. Алар: Леонтьева И.И. – «Хатын – кыз – мәдәният һәм рухият» (Җәлил мәдәният йорты методисты), Гарипова З. Р. – «Хатын – кыз – лидер» (1 нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасы мөдире), Шәймухаметова Л.Т. – «Хатын – кыз – ана» (Җәлил мәдәният йорты директоры урынбасары), Юзлибаева Р.М. - «Хатын-кыз-үрнәк» (М. Г. Юзлибаев исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбе директоры урынбасары), Кәримов Р. А. - «Ир-ат-лидер» (Җәлил поселогы башлыгы), Нуриев И.Г. – “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк” (Җәлил икенче санлы спорт мәктәбе бокс буенча тренеры).

Үз номинацияләрендә җиңүне Шаймухаметова Л.Т. һәм Юзлибаева Р.М. яуладылар.

Өченче ел рәттән безнең бистә активистлары бу конкурста бик теләп катнашалар. Бүлеп бирелгән биш минут эчендә, алар үзе турында видеоролик һәм үзешчән сәнгать номерлары белән, төрле формада чыгыш ясадылар. Алар билгеле бер постлар биләүчеләр, бизнеста шөгыльләнүчеләр, балаларга ярдәм итүчеләр, актив социаль сәясәт алып баралар һәм үз тирә-юньдәге дөньяны үзгәртәләр. Алар барысы да заманча шартларда эшне, бизнесны, гаиләне ничек берләштерә белү, балаларны тәрбияләү һәм бары яхшылык эшләү үрнәге булып торалар.

Без аларга сәламәтлек, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International