Музей яңалыклары

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

15 (иске стиль буенча 02.02) февраль күренекле татар язучысы Муса Җәлилнең  туган көне. Бу көнне шагыйрьне иске алып, аның иҗатын тагын бер кат карап чыгалар. Шушы уңайдан Сарман гимназиясендә музей хезмәткәрләре “Үлемсез шагыйрь” дип аталган әңгәмә үткәрделәр. Очрашу барышында шагыйрьнең иҗат һәм тормыш юлы турында сөйләнде, аның батырлыгына багышланган видеоролик күрсәтелде, шагыйрьнең көрәштәше, якташыбыз Зиннәт Хәсән тормышы белән таныштырылды. Укучылар музей фондында сакланган, шагыйрьгә кагылган экспонатлар белән танышты. Соңыннан сорауларын бирделәр һәм экспонатлар белән якыннанрак таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International