13 нче февраль көнне «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Хозур» вокаль ансамбле (җитәкчесе Р.Фәртдинова) ял итүчеләр белән очрашты. Концерт Гашыйклар көненә әзерләнгән иде. Ял итүчеләр артистлар белән бергә җырлап, биеп күңел ачтылар.