Гореф-гадәтләрне саклап, киләчәкне саклыйбыз

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

13 нче февраль көнне Илексаз мәктәбендә “Традицияләрне саклап, киләчәкне саклыйбыз” темасына чираттагы парламент дәресе үткәрелде. Аның быелгысы ике зур вакыйгага – ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Дәрестә зур  кунаклар катнашты. Алар Сарман район Советы депутатлары: ТР Ак Барс банкының Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Ризатдинов Г.Г., Илексаз авылы җирлеге башлыгы Гильфанов Ф.М., Илексаз авылы клубы директоры Биктимерова З.  Дәрес башында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Салихова Р.Р. республикабызның үткәне, бүгенгесе белән таныштырды. Аннары ТАССР тарихына кагылышлы викторина уздырылды. Ул быелгы елга мөнәсәбәтле итеп махсус 20 сораудан төзелгән иде. Ризатдинов Г.Г. Сарман районы Район Советы эшчәнлеге белән таныштырды, район оешмалары турында сөйләде. Гильфанов Ф.М.  Илексаз авылының элекке вакыттагы колхоз тормышына, Биктимерова З. авылның мәдәният тормышына тукталды.

Очрашу бик файдалы һәм кызыклы үтте. Парламент сәгатендә барлыкка килгән җылы атмосфера әле озак вакытка кадәр сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International