Бүген мәктәбебездә “Традицияләрне саклап, киләчәкне саклыйбыз” темасы буенча парламент дәресе узды. Әлеге дәрес истәлекле вакыйгаларга - ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Чарада мактаулы кунак - авыл җирлеге башлыгы депутаты Гафиятуллин А.Р. булды. Ул авыл җирлегенең максат һәм бурычлары нидән гыйбарәтлеген, үзсалымның ни икәнен һәм аның ничек кулланылуы турында сөйләде. Чара барышында сүз республикабызның үткәне һәм бүгенгесе турында барды, анда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәлиуллина Р.Х. Очрашу бик нәтиҗәле, кызыклы һәм файдалы булды.