13 февраль көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбендә татар эстрадасының легендар җырчысы Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Илһам чишмәсе» II ачык район балалар иҗаты конкурсының сайлап алу туры узды. Конкурста 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар катнашты, алар 100дән артык иҗади номер тәкъдим иттеләр.
Бүген, 14 февральдә, конкурсның гала-концерты булачак, анда сайлап алу туры лауреатлары катнашачак.