Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Традицияләрне саклап, киләчәкне саклыйбыз” темасына Парламент дәресе узды. Бу дәрес күренекле вакыйга - ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. Чарада авыл җирлеге депутаты Фатихов Ш.М. катнашты. Укучылар ТАССРның барлыкка килүе һәм аның үсеш этаплары, Татарстан тарихына үз өлешләрен керткән шәхесләр турында белделәр.