Бүген, 14 нче февраль көнне, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Сабирова Ч.Р., Тухбатуллина Э.М. белән берлектә, ТАССР ның 100 еллыгына карата “Татарстан-минем республикам” дип исемлэнгэн ачык чара үткәрделәр. Балалар, Татарстандагы таныклы урыннарны, татар халкының мәкальләрен , уен коралларын бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.Үзләренең шигырь һәм җырлы-биюләре белән бик матур чара бүләк иттеләр.